Янгын бакчачылык җәмгыяте артында булды.
12 августта 13.23 сәгатьтә Фәхретдин урамы артында янгын турында хәбәр килә. Янгын урынына Әлмәт янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының көчләре һәм чаралары җибәрелә.
Янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре килү белән Нариман елгасы буенда 900 кв. м мәйданда камыш януын ачыклаган.
Янгынның сәбәбен ачыклыйлар.
Янгын нәтиҗәләрен бетерүгә 22 кеше, 4 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Эссе, коры һәм җилле һава торышы коры үлән һәм чүп-чар яну очракларының артуына китерә.