Әлмәт үзәк мәчете экологик акция үткәрә
Аңа һәркем кушыла ала.
Әлмәт үзәк мәчетендә кулланышта булган аккумуляторларны җыю өчен махсус контейнер урнаштырганнар. Әлеге яңалык мөхтәсибәттә эшләүчеләр дә, үзәк мәчеткә килүчеләр дә куллану вакыты узган батарейкаларны җыеп барып барлык кагыйдәләр буенча үтилләштерү өчен кертелгән.
- Бу акция безнең тормышта зур әһәмияткә ия. Коръәндә дә табигатебезгә сакчыл караш хакында берничә тапкыр искә алына, - дип акциягә карашын белдерде Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia