Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

«Хозур ТВ» мөселман телеканалында берьюлы ике балалар тапшыруы төшерелә башлый

Яңа проектларның эфирга чыгу вакыты соңрак билгеле булачак.

3 декабьдән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» мөселман телеканалында берьюлы ике балалар тапшыруы төшерелә башлый. Тапшыруларның төп геройлары сабыйлар, шулай ук экспертлар һәм имамнар булачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Яшь катнашучыларны сайлап алу өчен, октябрь һәм ноябрь айларында телеканал студияләрендә 4-8 яшьлек балалар арасында берничә конкурс узды. Нәтиҗәдә барлыгы 40лап сабый салып алынды.

Әлегә проектларның атамасы сер булып кала. Оештыручылар аларның эчтәлеге кызыклы һәм файдалы булачак дип ышандыра. 

Яңа проектларның эфирга чыгу вакыты соңрак билгеле булачак.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса