Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Төзиләр, ремонтлыйлар

Төзү һәм төзекләндерү эшләренең иң кызган чоры бүген. Яңа объектлар төзелә, булганнары төзекләндерелә, яңартыла. Бу эшләрдә дәүләт программаларының, нефтьчеләрнең ярдәме әйтеп бетергесез зур.

Юллар – тормыш күрсәткече дип юкка гына әйтмиләр шул. Тиешле нормаларга туры китереп салынган асфальт нигездә үзәк урамнардагы юлларда сакланса да, эчтәгерәкләре арасында таушалып, эштән чыкканнары байтак.

Һәм, ниһаять, бу уңайдан куанычлы хәбәр килеп иреште – «Куркынычсыз юллар» милли проекты нигезендә быел 3,6 километр озынлыктагы юлларны яңарту күздә тотыла икән. Әлмәтлеләр инде шул шәһәр урамнарындагы юлларны ремонтлауга өмет баглый – җитәкчеләр дә шундый фикердә. Әлеге проект кысаларында соңгы биш ел дәвамында 34,7 километр озынлыктагы юллар төзекләндерелгәнлеге билгеле. Күптән түгел Балакина урамындагы юл ремонтланса, хәзерге вакытта Чернышевский урамындагы юл тәртипкә китерелә.  Тукай проспектыннан алып Радищев урамына кадәр булган юл участогы да ремонтланачагы турында хәбәр килеп иреште. Соңыннан биредә юл билгеләре дә урнаштырылачак икән. Юл эшләрен август аена тәмамларга дип планлаштырганнар. 

Җәйге чорда мәгариф учреждениеләрендә дә ремонт эшләре кайный. 2 нче лицей һәм ярты гасыр буе бер дә ремонт күрмәгән Яңа Кәшер мәктәбе тәртипкә китерелә. Ремонт барышыннан күренгәнчә, лицейның фасады, керү юллары бөтенләй башкача итеп үзгәртеләчәк, моннан тыш инженерлык челтәрләре  алыштырылып, бизәү эшләре башкарыла. Биредә шулай ук спорт залы һәм азык-төлек блогы тәртипкә китерелә. Фасад һәм түбә тулысынча яңартылган. Хәзерге вакытта янәшәдәге территорияне төзекләндерү бара. Яңа Кәшер мәктәбендә ашханә,  актлар һәм спорт заллары һәм бинаның башка өлешләре ремонтлана, бирегә яңа уку әсбаплары һәм җиһазлар кайтарту да каралган.  Төп максат –  барлык ремонт чараларын 1 сентябрьгә төгәлләү. 

Сәүдә-икътисад техникумының тулай торагына, быел, ниһаять, ремонт керү үзенә күрә зур бер вакыйга. Бинаның фасады яңартыла, эчке өлештәге блокларны заманча һәм уңайлы итеп төзекләндерәләр. Ремонт эшләрен быел тәмамлаячаклар. Шәһәр биләмәләрендә эш кайный – 47  торак йортта капиталь ремонт дәвам итә. Быел республика программасы буенча тагын 36 ишегалды заманча төс алачак. Барлык эшләрне дә 20 августка төгәлләү бурычы куелган.

Кайсы гына өлкәне алма – бар җирдә эш гөрли. Шәһәр сусаклагычы да үзенең заманча үзгәреше белән сокландыра, үзәк район хастаханәсенең стационарында да ремонт эшләре бара. 1 августка кадәр бинаның икенче катындагы эшләр бетәргә тиеш, беренче катны һәм подвал өлешен ел азагына кадәр тәмамлап тапшырачаклар. Авыл җирлекләрендә дә төзү-төзекләндерү чаралары тормышка ашырыла. Озакламый Дальняя Ивановка авылында блоклы-модульле ФАП кулланылышка тапшырылачак. Бирегә мебель һәм башка җиһазлар да кайтартылачак. 

Төзелеш бар җирдә – тормыш бар. Бар да кешеләрнең көнкүрешен заманча һәм уңайлы итү өчен башкарыла. Шул уңайлыкларның рәхәтен күреп, кадерен белеп, рәхәт, матур дөньяларда тыныч кына яшәргә язсын иде инде барыбызга да. 
 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса