Әлмәттә «Кол Шәриф» мәчете имамы катнашында ифтар узды
Дин

Әлмәттә «Кол Шәриф» мәчете имамы катнашында ифтар узды

Рамазан ае-йөрәкләрне бер юнәлештә берләштерүче ай.

Рамазан аеның 13 нче көнендә Әлмәттә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Казан шәһәренең «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, шулай ук муниципалитет администрациясе, көч һәм нефть структуралары җитәкчеләре, шәһәрнең мәчет курслары каршындагы руханилар һәм укытучылар катнашында шәһәр ифтары узды, дип хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәте.