Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Ураза тоту тәртибе

Сәхәр ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала яки иртәнге намаз вакыты керүгә ярты сәгать кала тәмамларга кирәк. Ризык калдыклары калдырмыйча авызны чайкарга һәм ният кылырга.

Ураза нияте: Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә.
«Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым».

Сәхәр ашарга тора алмасагыз да, алдан ук күңелдән ниятләсәгез, яисә кичтән үк ниятләп ятсагыз, уразагыз дөрес була. Ләкин инде кояш чыкканнан соң гына, бүген әле бернәрсә дә капмадым, ураза тотыйм әле дисәгез, дөрес булмый - алдан ук ният кылу тиеш.

Уразада ничек тукланырга?
Сәхәрдә, ашарга 20-25 минут кала, ике стакан авыз пеш-мәслек кайнаррак су эчеп куябыз. Өйдә ясалган алма серкәсе булса, аны бер стакан суга бер аш кашыгы салып эчсәк яхшы. Сәхәр ризыгы, хәлеңә карап, җиңелчә дә, туклыклы, аксымга бай булырга да мөмкин. Кем өчендер сәхәрдә су эчеп кую да җитә. Кемдер сәхәрдә туклыклы ризык ашар. Кемдер ит кисәге белән шулпа, яки балык, йомырка, сыр, катык кебек ризыклар ашауны өстен күрер. Су эчеп кенә дә уразаны җиңел генә тотарга мөмкин. Әмма шикәр һәм җиңел углеводлар ашаган очракта организм хәлсезләнә - күп калий югала. Натрий, калий балансы бозылу сәбәпле ураза тоту кыен булачак.

Авыз ачу
Кич белән кояш баегач хөрмә яки су белән авыз ачабыз.

Авыз ачканда укыла торган дога: Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү.

«Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән 
ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка».

Ифтарда туклану
Сөннәт буенча хөрмә җимеше яки су, яисә тоз кабып авыз ачарга була. Ифтарны бер аш кашыгы алма серкәсе салынган бер стакан кайнар су эчүдән башлау ашказаны әчелеген яхшыртырга ярдәм итәчәк. Намаз укыганчы 10-15 минут вакыт үтә. Аннары ашарга була. Яхшы ит шулпасына, балык, йомырка, сыйфатлы сырлар кебек аксымлы ризык-ларга өстенлек бирергә кирәк.

Бу ризыклар янына яшел үлән, яфраклы салатлар, әчетеп тозланган яшелчәләр, катык булса, ашказаны эшчәнлегендә проблемалар булмас. Әлбәттә, санап үтелгән ризыкларның бөтенесен дә ашарга димибез. Җиләк-җимешләрне ач карынга ашау хәерле.
Рушания Минсәгыйрова
#догалыйорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса