Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Күркәм гамәл

Рәхмәт ае булган Рамазан да үтеп китте. Ләкин шул бер ай эчендә күңелләр чистарып, калебләр яктырып, иманыбыз ныгып, киләсе Рамазанга кадәр җитәрлек рухи азык җыеп калдык.

Гомумән, тирәбездә яхшы кешеләр бик күп булуын тагын бер кат күрсәтте әлеге ураза ае. Бер-береңә карата хөрмәт, игътибар һәрдаим сизелеп торды. Үзләренең ураза тотарга әле көчләре җитмәүчеләр дә ураза тоткан кешеләргә булган соклануларын, хөрмәтләрен яшермәделәр.

Бу ай чыннан да күңелләрне нечкәртә торган гамәлләргә бай булды. Ураза гаете хөрмәтенә, менә инде икенче ел, республиканың «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды «Ислам уку йортлары мөгаллимнәренә ярдәм» дигән хәйрия проекты кысаларында республикадагы дини уку йортларына ярдәм күрсәтә. Әлеге проектка Казанның «Сәлах мәчете», «Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге Кабан арты мәчете», «ВамДом». «Ханский дом» төзелеш компанияләре, «Нәфис-косметик» компаниясе кушылды. Аларның матди ярдәмнәре белән һәр мөгаллимгә бәйрәм хөрмәтенә шактый зур күләмдә продукция пакетлары тапшырылды.

Республиканың башка хәйрия фондлары да Әлмәт ислам мәдрәсәсе мөгаллимнәрен һәм хезмәткәрләрен игътибарларыннан читтә калдырмадылар. Шулай ук үзенең игелекле эшләре белән шәһәребездә инде билгеле булган «Ансар» хәйрия фонды да мөгаллимнәр һәм хезмәткәрләр өчен зур бүләк әзерләгән иде.

Изгелек җирдә ятмас, ди безнең халык. Аллаһ сезнең үзегезне дә ярдәменнән ташламасын, кылган яхшылыкларыгыз бәрабәренә малларыгызны арттырсын, бәрәкәтен бирсен. Амин.

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге  Әлмәт ислам мәдрәсәсе мөгаллимнәре

 

 

Фото: "Ансар"

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса