Тәравих намазы турындагы сорауларына Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә
Рамазан аенда һәр көнне ястү намазыннан соң витр намазына кадәр тәравих намазы укыла.
Әлеге намазны уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәт. Газета укучыларның тәравих намазы турындагы сорауларына Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
- Авыру аркасында ураза тота алмаганда тәравих намазы уразаны алыштыра аламы?
- Уразаны намаз алыштыра алмый. Тәравих намазы - ул сөннәт, аның өчен аерым савап языла. Ә ураза тоту - фарыз. Авыруыгыз сәбәпле, уразаны Рамазан аенда тота алмасагыз, сәламәтләнгәч, казага калдырып тотарга була.
- Тәравих ул нәрсә дигән сүз һәм ул мәҗбүри укылырга тиеш намазмы?
- Тәравих сүзе ял итү дигәнне аңлата. Тәравих намазы, әйтүемчә, сөннәт. Аны укымаган өчен гөнаһлы булмыйсың. Әмма Рамазан аенда укыла торган бу намаз бик саваплы. Мөселман кешесе аны укырга тырышырга тиеш.
- Тәравих намазын фәкать ураза тоткан кеше генә укыймы?
- Авыру сәбәпле уразага керә алмаган кеше дә укый ала. Тәравих намазы егерме рәкәгатьтән тора. Аны ястү намазыннан соң укыйлар. Дүртәр рәкәгатьле итеп бишкә бүлеп укыгач, һәр
дүрт рәкәгатьтән соң ял итәсең.
- Тәравихны мәчеткә бармыйча, өйдә ялгызың гына укырга ярыймы?
- Өйдә укырга ярый, тик мәчеттә уку саваплырак. Тәравих намазын җәмәгать белән укыганнан соң витр намазы да җәмәгать белән укыла. Имам тәравих намазының да, витрның да кыйра-әтләрен кычкырып укый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа