Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Шәгъбан - пәйгамбәребез ае

Мөселман календаре буенча 21 февральдә шәгъбан ае башлана.

Рәсүлебез салләллаһу галәй-һи вә сәлләм: «Рәҗәб ае - Аллаһы Тәгаләнеке, шәгъбан - минем ай, Рамазан ае - минем өммәтемнеке. Шәгъбан - гөнаһларга кәффарәт була торган ай, ә Рамазан ае - гөнаһлардан пакьләнә торган ай», - дип әйткән.

Бу айда шәфкать капкалары ачыла, һәрнәрсәнең дә бәрәкәте арта, безнең көн-дәлек тормышыбызда белеп яки белмичә кыла торган хаталар кими, гөнаһлар гафу ителә, шулай ук Пәйгам-бәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күп салаватлар әйтелә. Шулай итеп, мөселманнарга тәүбәгә килеп, гөнаһлардан арынып һәм дә инде гафиллектән уянып, Рамазан аена хәзерләнү кирәк. Бу ай Пәйгамбәребез ае булу сәбәпле, Аллаһы Тә-галәдән белеп һәм белмичә кылган гөнаһлар өчен гафу-истигъфар сорап, Аңа якынлашу хәерле гамәлләрдән санала.

Мөселман булган бәндә бу файдалы эшләрне кичектерергә яисә иң куркынычы, бөтенләй дә калдырырга тиеш түгел, чөнки адәм баласының тормышы өч көннән тора: беренчесе - узган, гыйбрәт алыначак көн; икенчесе - бүгенге көн, ганимәт көне. Өченчесе - иртәгә яки киләчәк. Адәм баласы ул көнне күрә аламы? Анысы Аллаһы Тәгаләгә мәгълүм. Бу айга керә алабызмы, юкмы - безгә беркем дә хәбәр бирә алмый. Рәҗәб ае узып китте, киредән кайтмый, Рамазан ае киләчәктә, аны күрү-күрмәвебез билгесез, ә шәгъбан ае исә бу ике ай арасында бер күпер булып тора. Шуңа күрә дә бу айда гыйбадәттә булу адәм баласы өчен иң мөһим эшләрдән санала.

Шәгъбан ае бәрәкәтле ай. Бу айда Аллаһы Тәгалә нигъмәт капкаларын ача һәм колларына чиксез рәхмәтен ирештерә. Шуңа күрә дә бу айда ваемсызлыктан аерылып, вакытны күбрәк догада һәм зикердә үткәрү хәерле булыр.

Раббыбызның рәхмәтенә һәм нигъмәтләренә ирешү өчен сәбәпче һәм дә бәрә-кәткә бай булган айны гый-бадәттә уздыру хәерле эш булып тора. Бу айда башкарылган барлык яхшы эшләр 70 тапкыр арта һәм бернинди каршылыкларсыз күккә күтәрелә.

Шәгъбан ае бик тә кыйм-мәтле һәм дәрәҗәле ай. Безнең сөекле Пәйгам-бәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ае булу сәбәпле, мөселман бәндәсенең теле һәм яшәгән һәр көне салаватлар белән зиннәтләнергә тиеш. Салаватлар әйтү ул, беренчедән, Аллаһы Раббыбызның әмерен үтәү булса, икенчедән, Пәйгам-бәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм каршында булган хакны үтәү була. Салават ул Аллаһыдан - рәхмәт, фәрештәләрдән - истигъфар һәм мөэминнәрдән дога дигән сүз. Салаватның иң кыскасы: Әллаһүммә салли галә Мүхәммәдин вә галә әәли Мүхәммәд.

Аллаһ Раббыбыз ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык, бәрәкәт, муллык, һәрбарчаларыбызга саулык-сәламәтлектә, иминлектә, күңел тынычлыгы белән, хәерле тормышлар белән бәхетле булып яшәүләрне насыйп итсен!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса