Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

70 мең тәһлилме, әллә 69 мең 999 ны әйтикме?

Сорау-җавап

Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала, дигәндәй, хәзер дин мәсьәләсендә дә «белгечләр» күбәеп китте.

Интернет челтәрендә дә өйрәтүчеләр күп. Шуңа да кайбер мәсьәләләрдә аптырап, укучыларыбыз сорау белән газетага мөрәҗәгать итәләр. Шәһәрдәшебез Әнисә ханым шушы язманы юллаган һәм 70 мең тәһлил чыгып багышлау бидгать гамәл түгелме дип сораган.

«Үзеңне һәм үзеңә якын булган, иманлы булган берәр кешеңне ахирәттә булачак мәңгелек хәсрәттән саклап калырга теләсәң, 70 мең тапкыр «Ләә иләәhә илләллааh» дип әйт һәм теләкләреңне теләп, Аллаһка ялвар. Бел шуны: 70 мең тәһлил чыгып багышлау бик күп изгеләрнең төшләре аша килгән хәбәргә таянып барлыкка килгән. Әлеге гамәлне башкарган бик күпләр, 70 мең тәһлил укып, күп сөенечләргә ирешкән. Онытмагыз: Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһү гәләйһи вә сәлләм дә: «Әгәр дә бер кеше чын күңелдән шәһадәт китереп: «Ләә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдүр-расүүлуллааһ!» дип әйтсә, Аллаһы Тәгалә аны җәһәннәм утына хәрәм кылыр», дип язып калдырган».

Сорауга Әлмәт муниципаль районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин җавап бирә:

- Әгәр дә кеше 70 мең тәһлил чыгарга тели икән, чыксын. Бу санны нәрсәгәдер бәйләү шәригатьтә юк. Коръәндә дә, сөннәттә дә кистереп 70 мең чыгарга дип әйтелмәгән. Монда бит сүз 70 мең турында бара. Нишләптер 71 дә, 69 да түгел. 70 мең турында.

Никадәр күбрәк, шулкадәр яхшырак. Ләкин кем дә кем, 70 мең тәһлил чыксаң, өстеңнән фарызлар төшә, яки җәһәннәм газабыннан котыласың, ди икән, бу дөрес түгел.

Беребез дә дөньяга мәңгегә килмәдек, барыбызның да бакыйлыкка кайтасыбыз, үлем ачысын татыйсыбыз бар. Шуңа күрә, 70 мең дип кистереп куймыйча, булдыра алган кадәр күбрәк тәһлил чыгып, багышлау мөмкинчелеген кулдан ычкындырмыйк.

 

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса