Һәр хәрефе өчен зур савап
«Иң яхшы мәдрәсә» номинациясендә Әлмәт шәһәре мәдрәсәсе җиңүче булды.
Риза Фәхреддин исемендәге мәдрәсәнең шәһәр тарихында үз урыны бар. Укырга килүче шәкертләрнең географиясе мәдрәсәдә бирелә торган гыйлемнең никадәр төпле һәм тирән икәнен ассызыклый.
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан 2022 елның 13 декабрендә Казан Ислам институтының «Рәшидә» ислам рухи белем үзәгендә Татарстан Республикасы мәдрәсәләре арасында Коръән бәйгесе үтте.
Татарстан Республика-сының 9 мәдрәсәсеннән иң яхшы шәкертләр асыл Коръәнне белү буенча көч сынаштылар, һәм «Иң яхшы мәдрәсә» номинациясендә Әлмәт шәһәре мәдрәсәсе 1 нче урынны яулады. Әлмәт данын 2 нче курс шәкертләре Исмәгыйль Абдуллин, Әзгам Вәлиев, Исмаил Куряев, Ризван Шәвәлиев һәм 1 нче курс-тан Сабриддин Азизовлар яклады.
Ризван Шәвәлиев: «Бер ай алдан әзерләнә башладык. Башта үзебез беренче җүзне, аннан икенчене өйрәндек. Ятлаганнарны бер-беребезгә сөйләп дөресли бардык. Шуннан соң мөгаллимебез Җәләледдин хәзрәт расписание төзеп, аерым шө-гыльләнде».
Әзгам Вәлиев: «Әзерлек һәр көнне барды. Курс-ташыбыз Коръән-хафиз Мөхәммәдкә яттан сөйләп дөреслеген тикшертә бардык. Бәйгедә «Мөхәммәдия» бик көчле иде. Әлбәттә, җиңү теләге бар иде. Тик бу төп ниятебез түгел. Ниятебез
Аллаһ ризалыгы өчен Коръәнне күңелләребезгә салу иде».
Бәйгенең шартлары буенча катнашучылар Коръәнне тәҗвид белән яттан укырга тиеш иделәр. Безнең шәкертләр сынатмадылар. Гомумән, Әлмәт мәдрәсәсе шәкертләре, һәрвакыттагыча, үз югарылыкларында калдылар. Мөгаллимнәре Җәләледдин хәзрәт Саймуддинов һәм курсташлары Коръән-хафиз Мөхәммәд Исломов егетләрне бәйгегә әзерләүгә зур көч куйдылар. Аллаһ барыгыздан да разый булсын.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа