Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәтнең «Нурлы» мәчетендә мәҗлес узды

Әлмәт шәһәренең «Нурлы» мәчетендә, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, күркәм мәҗлес оештырылды.

"Әлеге бәйрәмне Мәсхүт хәзрәт Сабиров үзенең җылы сүзләре белән башлап җибәрде. Мәҗлес Рүзил хәзрәт Ихсанов тарафыннан укылган Коръән сурәләре, төрле вәгазьләр белән үрелеп барды. Шулай ук, Мәхсүм хәзрәт Нуртдинов, үз чиратында, "Йәсин сүрәсен яңгыратып, үзенең үгет-насыйхәтләрен җиткерде.
Бәйрәмгә килгән кунаклар арасында "Ансар" хәйрия фонды җитәкчесе Руслан Бажутов та бар иде. Ул да үзенең матур котлауларын, изге теләкләрен әйтте.
Соңыннан, килгән кунакларны сый-нигъмәт белән тулы чәй табыны янына дәштеләр. "Ансар" хәйрия фонды биргән бүләкләрне тапшырдылар.
Мәҗлестән соң, килгән кунаклар чарадан канәгать калуларын һәм сый- нигъмәтләре өчен Мәсхүт хәзрәткә, табын әзерләүчеләргә, оештыручыларга тирән рәхмәтләрен җиткерделәр.
Бәйрәм күтәренке рухта үтте", - дип хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәте.

 

 

Фото: Әлмәт мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса