Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Җәлил хәзрәт укулары

Җәлил хәзрәт Фазлыевның килүен әлмәтлеләр күптән көтте.

Матур итеп, салмак кына кар ява. Кич. Җиле дә юк. Бар җиһан ап-ак. Җир өстенең барлык пычрагын каплап, җиргә юрган булып кар түшәлә. Җир, әйтерсең, аклыкка, пакьлеккә төренеп, иркен сулап, тынычланып кала.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның «Вакытның кадерен бел!» дигән вәгазьләрендә нәкъ менә җан аклыгын, пакьлеген халык күңеленә үтемле итеп, һәр борчыган сорауга төгәл, аңлаешлы нәсыйхәт итеп, һәрбарчабыз күңел түренә салды. Юк, ачуланмый, шик-шөбһә дә салмый, ә менә нәкъ үзебезчә, татарча, мөселманча, сабыр гына безнең күңелләргә һәр сүзе, һәр фикере аңлаешлы итеп шакып керде.

Чарада шәһәр хакимия-теннән, мәгариф идарәсеннән вәкилләр катнашты. Гомумән, Җәлил хәзрәтнең үтемле вәгазьләрен тыңларга күр-ше Лениногорск, Сарман һәм башка районнардан да килгәннәр иде.

Вакыт кадере, вакыт бәясе гомернең соңгы көннәрендә, соңгы минутларында үл-чәнелә. Җәлил хәзрәт укулары - бу энҗе бөртекләре. Бу вәгазьдә халкымның шигырьләре, тормыш мисаллары, риваятьләр бер-берсе белән салмак кына үрелеп, тезелеп, һәрбарчабыз күңел түренә кереп утырды. Юк, ул беркемне, бернәрсәне дә гаепләмәде, бәлки бер җепкә тезеп, нәтиҗәләрен чыгарып, һәрбарчабызның күңел түренә урнаштырды.

«Нефтьче» Мәдәният сарае сәхнәсеннән «Нур» мө-селман мәктәбе укучылары матур, моңлы итеп догалар укыдылар, туган тел, дуслык, бердәмлек турында шигырьләр сөйләделәр. Мәдрәсә шәкертләре Коръән аятьләре укыдылар. Халык тын да алмый, сокланып тыңлады аларны. Менә шушылар - Җәлил хәзрәтнең дәвамчылары. Ил-көнне аклаучы шәкертләребез барыбызга да үрнәк булырдай.

Халкым, уян инде, чисталыкка, күңел киңлегенә юл ачык бит. Дус булып, бердәм булып, ятим, авыру, мохтаҗларга йөзебезне борып, күңелебезне ачыйк. Тик шунда гына низаг, авыру, аңламаучанлык юкка чыгар.

Ак кар ява, дөнья чисталыкка төренә. Күңел түренә, калеб эченә үтешле булды әлеге укулар. Рәхмәт олы хезмәтегез өчен.

 

Луиза Фарукшина, «Нур» мөселман мәктәбе укытучысы

Йә, бер Раббым, мең-мең рәхмәтлемен,

Янәшәмдә яхшы кешеләр.

Киңәш биреп, дөрес юлга дәшеп,

Тәкъдиремне нурлап яшиләр.

Җәлил казый килгән Әлмәткә, ди!

Көтеп алам аны җан атып.

Юллар үтеп очрашуга киләм,

Вәгазьләрен тыңлыйм яратып.

Ялгышларны язмыш итә күрмә,

Изгелекләр җирдә кыла бел,

Савапларын Ходай Үзе бирә,

Ахирәттә җавап бирә бел!

Меңнән артык халык тулы заллар -

Бала-чага, яшьләр, абзыйлар.

Иман нуры өләшә һәрберсенә:

Тын да алмый аны тыңлыйлар.

Вәгазьләре керә күңелләргә,

Ислам нуры ача күңелебезне.

Җәлил казый, изге эшләреңдә

Аллаһ куәт бирсен һәр көнне,

Әлмәтлеләр сиңа рәхмәт әйтә,

Нурлап яшә Татар илебезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса