23 март 2026 яңалыклары
-
«Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләр гариза бирә ала
26 апрельдә узачак «Мин татарча сөйләшәм!» чарасында чыгыш ясарга теләүче җырчылар 5 апрельгә кадәр гариза калдыра ала.
-
24 мартка һава торышы
Явым-төшем көтелми.
-
Әлмәттә махсус хәрби операция геройлары гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Шәһәр һәм район активлары катнашында махсус хәрби операция вакытында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.
-
Әлмәттә 26 машина йөртүче законсыз тонировка өчен штраф алды
Алгы пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге 70% да ким булмаска тиеш.
-
Ел башыннан Казаннан күпме чүп чыгарылганлыгы билгеле булды
Ел башыннан Казаннан 1,6 млн «куб» чүп чыгарганнар
-
Әлмәтлеләргә бу атнага «Безнең ишегалды» программасы буенча очрашулар расписаниесе игълан ителде
Әлмәтлеләргә бу атнага «Безнең ишегалды» программасы буенча очрашулар расписаниесе билгеле булды.
-
Менделеевскта 1,8 млрд сумлык химия-технология көллияте төзелә башлый
Агымдагы елда Менделеевскта яңа химия-технология көллияте төзелеше старт ала. 240 студентка исәпләнгән уку йортын «Аммоний» предприятиесе һәм республика хөкүмәте тигез өлешләрдә финанслый.
-
Әлмәттә идарәче компания хезмәткәренә кар җыештырылмаган өчен штраф салганнар
Идарәче компанияләр эшендә ваемсызлык яшәүчеләрнең канәгатьсезлегенә генә түгел, ә реаль финанс югалтуларына да китерә.
-
Әлмәтлеләр бокс турнирында җиңү яулады
210 саротчы катнашкан бокс турнирында әлмәтлеләргә тиңнәр булмады.
-
Татарстан студенты бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Мәскәүдәге «Россия» милли үзәгендә узган зур конкурста Татарстан вәкиле җиңүче булды. 18 яшьлек Регина Сәфәргалиева «Рәсемдә Россия тарихы» номинациясендә беренче урынны яулады.
-
Казанда сукыр һәм начар күрүчеләр өчен «Ак китап» инклюзив проекты старт ала
23 мартта Татарстан Милли китапханәсендә күрү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уникаль тактиль күргәзмә ачыла. «Алтын ташбака» фестивале кысаларында узачак чара 3D-технологияләр ярдәмендә табигать гүзәллеген «кул белән күрергә» мөмкинлек бирә.
-
Казанда 23 мартта Татарстанның 2026 ел укытучысы исеме игълан ителәчәк
23 мартта Казанда «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы йомгаклана. Финалда төп номинациядә һәм «Педагогик дебют» категориясендә 62 педагог осталыкларын күрсәтә.