Татарстан студенты бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Мәскәүдәге «Россия» милли үзәгендә узган зур конкурста Татарстан вәкиле җиңүче булды. 18 яшьлек Регина Сәфәргалиева «Рәсемдә Россия тарихы» номинациясендә беренче урынны яулады.
Бүләкләү тантанасы Мәскәүдәге «Россия» милли үзәгендә оештырылды. Быелгы бәйгедә катнашучылар саны бик күп булды — илнең 84 төбәгеннән һәм алты чит илдән 4 меңнән артык эш кабул ителде.
Шулар арасыннан 18 яшьлек Регина Сәфәргалиева аерылып торды. Ул 18 яшьтән өлкәнрәкләр категориясендә «рәсемдә Россия тарихы» номинациясендә беренче урынны яулады.
Яшь рәссамның эше борынгы рус шәһәренең сәүдә һәм һөнәрчелек бистәсен (посадны) сурәтли. Регина шәһәр тормышының нечкә детальләрен дә игътибардан читтә калдырмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia