Әлмәттә 26 машина йөртүче законсыз тонировка өчен штраф алды
Алгы пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге 70% да ким булмаска тиеш.
Әлмәттә 26 машина йөртүче законсыз тонировка өчен штраф алды
Алгы пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге 70% да ким булмаска тиеш.
Әлмәттә законсыз тонировкалы автомобильләрне ачыклау буенча рейд узды. Юлларга өстәмә юл-патруль хезмәте экипажларын чыгардылар, дип хәбәр итә шәһәр дәүләт автоинспекциясе.
Кагыйдәләр буенча, алгы пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге 70% тан да ким булмаска тиеш. Хокук бозган өчен 500 сум штраф каралган.
Әгәр машина йөртүче инспектор таләбе буенча тонировкасын салудан баш тартса һәм кабат эләксә, җәза күпкә катгыйрак булачак — 4000 сумга кадәр штраф, 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яки мәҗбүри эшләр.
Рейд вакытында 26 машина йөртүчене җаваплылыкка тартканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia