Казанда 23 мартта Татарстанның 2026 ел укытучысы исеме игълан ителәчәк
23 мартта Казанда «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы йомгаклана. Финалда төп номинациядә һәм «Педагогик дебют» категориясендә 62 педагог осталыкларын күрсәтә.
Республика башкаласында атна башында иң яхшы педагогларны бүләкләү тантанасы көтелә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, чара «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.
Быелгы финал юлламасын 62 укытучы яулаган. Аларның 41е төп номинациядә, ә 21е яшь белгечләр өчен «Педагогик дебют» юнәлешендә чыгыш ясый. Конкурста катнашу географиясе киң: башлангыч этапта 1800дән артык мәктәп укытучысы көч сынашкан, муниципаль турда 900гә якын педагог калган, ә зона этабыннан 92 белгеч финалга үткән.
Финалистларның уртача портреты да кызыклы: төп номинациядә катнашучыларның уртача яше — 36, ә дебютантларныкы — 24 тирәсе. «Ел укытучысы» бәйгесендә иң яшь катнашучыга 25 яшь булса, иң өлкәненә — 55. Яшьләр арасындагы ярышта катнашучылар 21 дән 27 яшькәчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia