Әлмәттә махсус хәрби операция геройлары гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Шәһәр һәм район активлары катнашында махсус хәрби операция вакытында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.
Әлмәттә махсус хәрби операциягеройлары гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Шәһәр һәм район активлары катнашында махсус хәрби операция вакытында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.
Тантана башланыр алдыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова һәм очрашуда катнашучылар һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен якташларыбыз үлгәннән соң югары бүләкләргә лаек булдылар: Батырлык орденнары, Суворов медальләре һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре.
Геройлар гаиләләренә бүләкләрне район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова тапшырды. Ул туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, сугышчыларның батырлыгы чын патриотизм һәм антка тугрылык үрнәге буларак район һәм ил тарихында мәңгегә калачагын ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia