Кайтавазлы азан: Түбән Абдул мәчетенә — 35 ел
1930 елның май аенда Түбән Абдул авылында мәчет манарасы киселеп җиргә ава. Бу ачы вакыйга халык күңелендә тирән яра калдыра Әмма иман нурын сүндереп булмый: арадан дистәләрчә еллар узгач, авыл халкы һәм нефтьчеләр бердәмлек күрсәтеп, манараны яңадан күккә күтәрә.