Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Әлмәт районында 450дән артык Бөек Ватан сугышы ветераны Җиңү көненә бүләкләр алачак

9 майга кадәр хакимият, авыл җирлекләре, социаль хезмәтләр вәкилләре һәм Җиңү волонтерлары һәр ветеранның өендә булачаклар.

 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Әлмәт районында 450дән артык ветеран Татарстан hеспубликасы hәисе Рөстәм Миңнехановтан һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдиновадан котлаулар һәм бүләкләр алачак.

9 майга кадәр хакимият, авыл җирлекләре, социаль хезмәтләр вәкилләре һәм Җиңү волонтерлары һәр ветеранның өендә булачаклар. Тантаналы шартларда аларга азык-төлек җыелмалары, бүләкләр һәм исемле котлау открыткалары тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Әлмәт районында 4 Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 элеккеге концлагерь тоткыны, 1 Ленинград блокадасы кешесе, шулай ук сугышта катнашучының тол хатыны һәм тыл хезмәтчәне статусына ия булган 440дән  артык кеше яши.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса