Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Район башлыгы Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне Җиңү бәйрәме белән котлады

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле әлмәтлеләр!

Бөек Җиңү бәйрәме белән ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!

Бу - безнең һәркайсыбыз өчен иң кадерле һәм изгеләрдән дә изге бәйрәм. Батыр халкыбыз күп миллионлаган югалтулар бәрабәренә Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калды.

9 май - бер үк вакытта горурлык та, шатлык та һәм ачы хәсрәт тә. Менә инде 75 ел бу хисләр барлык буыннарны, миллионлаган кешеләрне берләштерә. Дүрт ел дәвам иткән дәһшәтле сугыш кешелек тарихында тирән эз калдырды. Безнең зур илебездә Бөек Ватан сугышының фаҗигале вакыйгалары кагылмый калган бер генә гаилә дә юктыр.

Әлмәт районыннан фронтка 18500 кеше алына. Шуларның һәр икенчесе канлы сугыш кырларында батырларча һәлак була. Каһарман якташларыбызга мәңгелек дан, гади совет солдатына мәңгелек дан!

Бүген Әлмәт районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 50 ветеран, «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән 12 кеше, 419 фронтовикның тол хатыннары, балигъ булмаган яшьтә фашист концлагерьларында тоткынлыкта булган 3 кеше, камалыштагы Ленинградта булган 2 кеше һәм 1193 тыл хезмәтчәне гомер кичерә. Кулларына корал тотып Ватаныбызны саклаган, тылда Җиңү өчен фидакарьләрчә хезмәт куйган, сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызган буынның сафлары гына елдан-ел сирәгәя бара - 2020 ел башыннан 73 ветеран якты дөнья белән хушлашты.

Безнең бурыч – халкыбызның бөек батырлыгын онытмау, фидакарьлеген олылау һәм дан җырлау! Һәм, әлбәттә инде, ветераннарны игътибар һәм кайгыртучанлык белән чолгап алу!

Мин ветераннарыбызга, тыл хезмәтчәннәренә – дәһшәтле сугыш елларын кичкән, Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән һәркемгә үзгә җылылык белән мөрәҗәгать итәм. Без сезгә чиксез рәхмәтлебез һәм сезнең алда баш иябез! Һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, озын гомер, рух күтәренкелеге, рәхмәтле яшь буыннарның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим. Илебез азатлыгы, тыныч күк йөзе өчен зур рәхмәт!

Районыбызда яшәүчеләрнең барысын да якты бәйрәм белән тәбрик итәм! Һәр гаиләгә иминлек, татулык һәм бәхет телим!

Бәйрәм белән! Җиңү көне белән!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса