Бәйрәм уңаеннан бүген Әлмәт районы буенча ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре шәһәрдә "Георгий тасмасы" акциясе уздыра.

Аның кысаларында машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, инспекторлар бәйрәм символы - Георгий тасмалары һәм наклейкалар өләшә.

Моннан тыш, ЮХИДИ хезмәткәрләре һәркемне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм бәйрәм көннәрендә саклык чараларын күрергә чакыра.
Хәзерге вакытта 20 дән артык кешегә тасмалар бүләк ителде.