1 майдан 9 ына кадәр «Окна победы» Бөтенроссия акциясе башланып китте.
Аның кысаларында катнашучылар үз фатир яки йорт тәрәзәләрен Бөек Җиңүгә багышланган рәсемнәр, фотолар, Георгий тасмалары, ветераннарга рәхмәт сүзләре белән бизи.
Әлеге фотолар #ОКНА_ПОБЕДЫ хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштырыла.
Акциядә әлмәтлеләр теләп катнаша.
Фото: скриншот Инстаграм