Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан "Бердәм Россия" париясенең Әлмәт бүлеге Бөтенроссия "Георгий тасмасы" акциясенә кушылды.
Аның кысаларында шәһәрнең кайбер биналарын 9 метрлы киң Георгий тасмалары белән бизәделәр.
Шундый тасмаларның берсе Әлмәт районы башкарма комитеты бинасына да урнаштырылды.
Мондый бизәлешне шулай ук Белоглазов урамындагы "Алнас" футбол клубы бинасы фасадында да күрергә була.