Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына ТАССР халкының сугыш елларындагы тормышын сурәтләгән китап дөнья күрде

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына "Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945 еллар" китабы басылды.

Бу хакта ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының  матбугат хезмәте хәбәр итә.
Китапта төрле тарихи фактлар, архив документлары һәм фотоматериаллар, шул чор кешеләре сөйләгән истәлекләр урын алган.

Архив эше буенча дәүләт комитетының  матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күбесе беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кергән чыгынакларга нигезләнеп, ТАССРның тылда барган тарихи процессларына анализ ясалган булган.

Китап 10 бүлектән гыйбарәт. Аларда республика халкының кырыс сугыш елларындагы  тылдагы тормышының бар ягы да ачылган дияргә мөмкин. 

Биредә  республикада мобиль хәрби икътисад булдыру үзенчәлекләре, фән һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлар, транспорт, энергетика, аграр өлкә торышы һәм башкалар күрсәтелгән.

Китап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән нәшер ителгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса