Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәтлеләр Бөтенроссия "Җиңү көне" җырын башкару акциясенә кушыла ала

9 май көнне 19.00 сәгатьтә бөтен Россия буенча "Бөтенроссия "Җиңү көне" җырын башкару" акциясе узачак.

Теләгән һәркем бөтен илне берләштерүче вакыйганың бер өлеше була ала. 

Бу көнне 19.00 сәгатьтә федераль каналда Җиңү көненә багышланган онлайн трансляция кысаларында традицион бер минут тынлыктан соң, һәркемгә балконга чыгып, тәрәзәләрне ачарга һәм буыннарны бәйләүче "Җиңү көне" җырын башкарырга тәкъдим ителәчәк.

Әйдәгез, бергәләп әлеге акциягә кушылыйк. Instagram'да 9 май көнне җыр башкаруыгызны урнаштырырга онытмагыз.

Шулай ук #ЭтотДеньПобеды #75летПобеды  #МЫВМЕСТЕ
хештегларын куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса