Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында урып-җыю кампаниясе алдынгыларын котладылар

Безнең районда ел саен урып-җыю буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү үткәрелә.

Район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән авыл хуҗалыгы җитәкчесе Фәнис Шәрәфиев «СоюзАгро» ҖЧҖ һәм  Н. Е.Токарликов исемендәге АҖ хуҗалыкларының иң яхшы хезмәтчәннәрен бүләкләде. Алар бөртекле культураларны җыю чорында югары нәтиҗәләргә ирешкән. Фәнис Мидхәтович һәрбер хезмәткәрнең хезмәтенең мөһимлеген билгеләп үтте һәм аларга үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.

Бүгенгә безнең игенчеләр 8,5 мең гектарда көзге бодай суктырганнар, уңдырышлылык-гектардан уртача 32,8 центнер. Бөртекле һәм кузаклы культуралар өчен районда барысы 40 мең гектардан артык җир бүлеп бирелгән.

Суктырганнан соң барлык ашлык чистартуга, киптерүгә һәм саклауга җибәрелә. Ел дәвамында халык аны үз өстәлләренә хуш исле ипи рәвешендә кулланачак. Моның өчен безнең аграрийларга рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса