Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сынау чоры

Язгы суларның шәһәр җирендә үз мәшәкате булса, авыл җирлекләрендә язгы ташу башка мәшәкатьләр алып килә.

Шәһәрдәге тулы бер оешма эшен авылларда җирле үзидарәләр башкара, җаваплылык алар җилкәсенә төшә.

Алмаз Хәсәншин, Елховой авыл җирлеге башлыгы:

- Яз безнең авыл өчен зур сынау чоры инде ул. Авылыбыз уртасыннан аккан инешкә таулардан агып төшкән кар сулары кушылып ага башлаган вакытта без аеруча уяу торабыз. Үткән елны су басу очрагын кичердек. Бүгенге көндә агым су торбаларын тулысы белән ачып  чистарттык, су агымы юлын әрәмәгә таба бордык.

 

Равил Юнысов, Түбән Абдул авыл җирлеге башлыгы:

- Соңгы елларда су басу очраклары күзәтелми. Ә менә 2010 елга кадәр язын ел да Шушма елгасы ташып, Тугай урамындагы йортларны гел су баса иде. Бу йортларның каршында һәрчак көймәләр әзер тора иде. Федераль трасса салынып, торбалар урнаштырылгач, бар да җайланды. Шулай да мал асраучылар язгы ташу башлангач терлекләрен өске урамнарга вакытлыча күчереп торалар. Ә болай ситуацияне һәрдаим контрольдә тотабыз.

 

Рамил Бәдретдинов, Түбән Мактама бистәсе башлыгы:

- Язгы ташу безгә быел мәшәкатьләр китермәскә тиеш. Дөрес, алдагы елларда Тихоновкадагы Малая инеше белән бераз интегергә туры килде. Аллага шөкер, бу уңайдан зур эшләр башкарылды, инешнең юлы киңәйтелде, шуңа күрә дә проблемалар булмаячак. Билгеле, инешне чистартырга кирәк булачак инде анысы. Хәл тотрыклы, бар да яхшы булыр.

 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса