Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язга өмет баглыйлар

Февраль азагы - Әлмәт аграрийлары өчен җаваплы чор.

Бүген һәрбер хуҗалык чәчү һәм җир эшкәртү техникасын әзерләү, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын, чәчүлек орлыкларны хәстәрләү,
ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль.

Уҗымнар начар кышламаган. Хәтерегездә булса, бер арада суыклар булып, аннан җылытып, кабат суыткан иде бит.
Бу чорда авыл хезмәтчәннәре бераз борчылып
алдылар алуын. Шулай да әле кар эремичә бер нәрсәне дә төгәл әйтеп булмый, ди белгечләр.
Туң төшүе дә урынына карап билгеләнә икән.

Районда 2023 елгы уңыш өчен 10,9 мең гектар мәйданда уҗым культуралары чәчеп калдырылган булган. Уҗымнарның кар астында ничек сакланганын «Россельхоз-центр»ның Әлмәт филиалы белгечләре даими тикшереп-күзәтеп торалар.

Аларның хәбәр итүенә караганда, Әлмәт районы басуларындагы кар катламы хәзер 16-60 см биеклектә (норма - 20-37 см). Карның тыгызлыгы 0,19-0,25 г/см3 диапазонында. Февраль урталарына туфракның туңуы 3-7 сантиметрга арта төшкән.

Берничә хуҗалыкның басуында 0,2 сантиметр-дан алып 2 сантиметрга кадәр бозлы катлам ятуын да ачыклаган белгечләр. Мондый күренеш уҗым культураларына куркыныч түгел, бу һава температурасының уйнаклавы белән бәйле, дип аңлатты алар. Гомумән, район кырларындагы уҗымнар яхшы гына кышлап чыкканнар, дип нәтиҗә ясарга була әлегә. Шулай да уңышка йогынты ясый торган төп һава шартлары - дым һәм температура, ди белгечләр. Кар күп, ә көннәр җылы булса, белгечләр әйтүенчә, «куаклану төене» өчен югары температура режимы туа. Гади итеп әйткәндә, алар үсә башлый дияргә була. Бу - үсемлекләрдә шикәрләрнең артык тотылуына сәбәп булып тора һәм алар язга көчсезләнеп чыга. Шикәр микъдары әлегә норма чикләрендә, ди белгечләр. Әмма кар эреп беткәннән соң авырулар көчәеп китәргә мөмкин.

Узган ел уңыш мул булды, агымдагы ел да бу җәһәттән уңышлы булыр - аграрийлар шундый өмет баглый. Яз никадәр озын һәм салкын килсә, шулкадәр яхшырак. Шулай гына була күрсен, авыл хезмәтчәннәренең өметләре быел да аклансын.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса