Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

Әлмәтлеләр товарларны җирле җитештерүчеләрдән сатып ала алачак.

Бу шимбәдә, 22 октябрьдә, 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җирле җитештерүчеләр халыкка ит, колбаса, сыр, бал, ярма, шикәр, хәләл продукция, сөт, яшелчә һәм җиләк-җимеш тәкъдим итәчәк.

Ярминкә Әминов урамындагы "Торговый двор" (базар) территориясендә узачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса