Әлмәт районында иртә язгы культураларны чәчү төгәлләнеп килә
Иртә язгы культураларны чәчү атна дәвамында төгәлләнергә тиеш. Һава торышы җайланудан файдаланып, авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләре белән мәшгуль.
Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов «Ярыш» һәм «Актау» хуҗалыкларының чәчү мәйданнарын тикшерде.
Районда язгы культуралар мәйданы 43000 гектардан артык тәшкил итә.
Тимур Нагуманов хуҗалык җитәкчеләре алдына әлеге атна дәвамында иртә язгы культураларны чәчү эшен төгәлләү бурычы куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа