Татар-информ автор яңалыклары
-
Дәүләт автоинспекциясе татарстанлыларга номерларда флаг булмаган өчен штрафлар турында искә төшерде
ДАИда Татарстан халкына номерларында ут кайтаручы өслекле флаг булмаган өчен штрафлар турында искә төшерделәр.
-
Татарстанлылар мошенниклардан саклану өчен «икенче кул» сервисын тоташтыра ала
Хәзер аерым операцияләрне раслау өчен ышанычлы зат билгеләргә мөмкин. Бу хакта Россия Банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе-милли банк идарәчесе урынбасары Нурания Хәйруллина Татмедиада узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
-
Казан укучыларына мессенджерларда аралашуның куркынычсыз булуын аңлаттылар
Казанның 155 нче гимназиясе укучыларына «цифрлы Ликбез» белем бирү проекты кысаларында мессенджерларда аралашуның куркынычсыз булуын аңлаттылар. Дәрестә сигезенче сыйныф укучылары шикле хәбәрләрдән һәм кирәкмәгән контенттан сакланырга ярдәм итә торган инструментлар турында белделәр, дип хәбәр итә ТР цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Татарстанда фатирларда йорт хайваннары санын чикләргә телиләр
Татарстанда фатирларда йорт хайваннарын күпләп тотуны тыярга мөмкиннәр.
-
Югары суд Татарстан Росреестрының элеккеге башлыгына хөкем карарын йомшартты
Татарстан Югары суды Росреестрның ТР буенча идарәсе элеккеге башлыгы Ада Зәйдуллинага хөкем карарын йомшартты, дип хәбәр иттеләр ТР Югары Советы матбугат хезмәтендә.
-
Татарстанда елгаларда шартлату эшләренә керештеләр
Татарстанда елгалардагы бозны шартлата башладылар.
-
Казанда COVID-19 пандемиясеннән соң беренче тапкыр халыкның табигый үсеше башланды
Казанда халык саны арта бащлаган.
-
Корбан бәйрәме алдыннан терлекләрне кертү һәм сату-алу кагыйдәләре катгыйлана
Быел Корбан бәйрәме 27 майга туры килә. Шунлыктан, ветеринария хезмәте республикага терлекләрне кертүне һәм аларның иминлеген тикшерүне көчәйтәчәк.
-
Мәктәпкә кабул иткәндә гражданлыкны ничек расларга? Министрлык аңлатма бирде
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны мәктәпкә урнаштырганда гражданлыкны раслау тәртибен ачыклады.
-
Татарстан укучылары укудагы уңышлары өчен 50 мең сум ала алачак
1 апрельдән нариза бирергә мөмкин.
-
Татарстанда үрдәк, каз һәм көртлек аулау срокларын расладылар
Татарстанда язгы сезонда һәркем өчен мөмкин булган аучылык җирләрендә кош-корт аулауга рөхсәт алуга гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.
-
Татарстан бюджеты 84,5 миллиард сум белән тулыланды: илкүләм проектларга — 53 миллиард сум
2026 елның беренче ике аенда Татарстанның берләштерелгән бюджетына 84,5 миллиард сум керем керде. Республика 11 илкүләм проектны финанслауга 53 миллиард сум юнәлтә, ә гыйнвар-февраль чыгымнары тулысынча капланды.
-
Татарстанда юл камералары руль артында телефон куллануны терки башлады
Татарстанда юл камералары руль артында телефон куллануны терки башлады
-
«Метроэлектротранс» белгечләре Казан метросының 17 км тоннелен юдылар
«Метроэлектротранс» хезмәткәрләре Казан метрополитенының 17 километрдан артык тоннелен юдылар. Соңгы ике атнадагы эш нәтиҗәләре белән предприятиенең матбугат хезмәте уртаклашты.
-
1 сентябрьдән йөк ташу документлары электрон формага тулысынча күчә
2026 елның 1 сентябреннән Россиядә, шул исәптән Татарстанда, автомобиль, һава һәм тимер юл транспорты белән йөк ташуда электрон документ әйләнешенә мәҗбүри күчү башлана. Бизнес вәкилләренә яңа таләпләргә әзерләнү өчен вакыт бар әле.