Татарстан бюджеты 84,5 миллиард сум белән тулыланды: илкүләм проектларга — 53 миллиард сум
2026 елның беренче ике аенда Татарстанның берләштерелгән бюджетына 84,5 миллиард сум керем керде. Республика 11 илкүләм проектны финанслауга 53 миллиард сум юнәлтә, ә гыйнвар-февраль чыгымнары тулысынча капланды.
Татарстанның финанс министрлыгы хәбәр итүенчә, 2026 елның 1 мартына республиканың берләштерелгән бюджеты салым һәм салым булмаган түләүләр исәбенә 84,5 миллиард сумга тулыланган. Шуларның 71,1 миллиард сумы республика казнасына, 13,4 миллиард сумы муниципаль бюджетларга кергән.
Керемнәрнең төп чыганагы булып физик затлар кеременә салым тора — 29,6 миллиард сум. Табышка салым 17,8 миллиард сум, милек салымнары 15,8 миллиард сум тәшкил иткән. Бюджетны тулыландыруда нефть-газ секторы, төзелеш, энергетика, химия һәм машина төзелеше предприятиеләре әйдәп баручы роль уйный. Акцизлардан 8,2 миллиард сум, ә салым булмаган керемнәр (шул исәптән штрафлар) 11,6 миллиард сум күләмендә кергән.
«Гыйнвар-февраль айларында керемнәр чыгымнарны тулысынча капларлык дәрәҗәдә булды», — дип ассызыклады Татарстанның финанс министры урынбасары Алла Анфимова «Татар-информ»да узган брифингта. Беренче ике айда бюджет чыгымнары 66,8 миллиард сум тәшкил иткән: хезмәт хаклары вакытында түләнгән, планлаштырылган социаль һәм инфраструктура чаралары финансланган.
2026 елда Татарстанда 11 илкүләм проект гамәлгә ашырыла, аларга гомуми күләмдә 53,0 миллиард сум бүленгән. Приоритет юнәлешләр арасында — «Тормыш өчен инфраструктура», «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Пилотсыз авиация системалары» һәм «Озын һәм актив тормыш» проектлары.
Шулай ук искәртелгәнчә, Татарстанның дәүләт бурычы хәзерге вакытта 97 миллиард 978 миллион сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia