Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Мәктәпкә кабул иткәндә гражданлыкны ничек расларга? Министрлык аңлатма бирде

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны мәктәпкә урнаштырганда гражданлыкны раслау тәртибен ачыклады.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы гражданнарның мөрәҗәгатьләренә җавап кайтарды һәм баланы мәктәпкә алганда гражданлыкны исбатлаучы документлар исемлеген төгәлләде.

Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, РФ Президенты Владимир Путинның 2023 елның ноябрендәге указына ярашлы, 14 яшькә кадәрге баланың гражданлыгын өч ысул белән расларга мөмкин:
1. Баланың чит ил паспорты (анда гражданлыгы күрсәтелгән булса);
2. Ата-ананың берсенең паспортындагы 10нчы биттәге («Балалар») язма (баланың туу датасы, исеме һәм махсус тамга белән);
3. Баланың туу турындагы таныклыгына куелган гражданлыкны раслаучы тамга яки аның кушымтасы.

Мәктәпләргә кабул итү тәртибе РФ Мәгариф министрлыгының 2020 елгы 458нче боерыгы белән көйләнә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында ассызыклауларынча, белем бирү оешмалары гражданлык турындагы махсус «вкладыш»ны таләп итәргә тиеш түгел. Мәктәпләр гамәлдәге законнар кысаларында гына эшли һәм өстәмә шартлар уйлап тапмый.

Әлеге боерыкка нигезләнсә, гражданлыкны махсус рәвештә раслау таләбе бары тик чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга гына кагыла. Бу категориядәге ата-аналар документларны боерыкның 26нчы пунктында күрсәтелгәнчә тапшыра. Россия гражданнары өчен югарыда саналган гадәти документлар җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса