Казан укучыларына мессенджерларда аралашуның куркынычсыз булуын аңлаттылар
Казанның 155 нче гимназиясе укучыларына «цифрлы Ликбез» белем бирү проекты кысаларында мессенджерларда аралашуның куркынычсыз булуын аңлаттылар. Дәрестә сигезенче сыйныф укучылары шикле хәбәрләрдән һәм кирәкмәгән контенттан сакланырга ярдәм итә торган инструментлар турында белделәр, дип хәбәр итә ТР цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте.
Дәресне «Сферум» төбәкләре белән эшләү юнәлеше җитәкчесе Эльвира Сафина үткәрде. Ул ике факторлы аутентификация ярдәмендә мессенджерга имин керүне ничек тәэмин итәргә икәнен күрсәтте, «имин режим» мөмкинлекләре һәм балаларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне мошенниклардан һәм спамнан сакларга ярдәм итүче «Гаилә яклавы» сервисының көйләнмәләре турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia