Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

1 сентябрьдән йөк ташу документлары электрон формага тулысынча күчә

2026 елның 1 сентябреннән Россиядә, шул исәптән Татарстанда, автомобиль, һава һәм тимер юл транспорты белән йөк ташуда электрон документ әйләнешенә мәҗбүри күчү башлана. Бизнес вәкилләренә яңа таләпләргә әзерләнү өчен вакыт бар әле.

2026 елның 1 сентябреннән Россиядә йөк ташу тармагында зур үзгәрешләр көтелә: 140 нчы федераль закон нигезендә, йөк документларын электрон форматта рәсмиләштерү мәҗбүри характер ала. Бу яңалык автомобиль, һава һәм тимер юл транспорты аша йөк ташучыларга кагыла.

Электрон системага күчәргә тиешле төп документлар исемлегенә экспедитор распискалары, һава транспорты накладнойлары, транспорт накладнойлары һәм йөк ташу заявкалары керә.

Яңа кагыйдәләр йөк җибәрүчеләргә, ташучыларга һәм йөк алучыларга тигез дәрәҗәдә кагыла. Барлык рәсмиләштерелгән документлар дәүләтнең мәгълүмат системасына (ГИС ЭПД) тапшырылырга тиеш, ә системага керү махсус аккредитацияләнгән операторлар аша башкарыла. Бу операторларның исемлеге Россия Транспорт министрлыгы ресурсында урнаштырылган, ә аларның эшчәнлеген Федераль салым хезмәте контрольдә тота.

Салым органнары эшмәкәрләргә көтмәстән, пилот режимында ук контрагентлар белән электрон документ әйләнешенә күчәргә киңәш итә.

Өстәмә мәгълүмат алу һәм сорауларга җавап алу өчен, бизнес һәм дәүләт органнары вәкилләрен 2026 елның 25 мартында 10:00 сәгатьтә узачак бушлай вебинарга чакыралар. Вебинар темасы: «Электрон ташу документларын куллануга күчү турында».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса