«Метроэлектротранс» белгечләре Казан метросының 17 км тоннелен юдылар
«Метроэлектротранс» хезмәткәрләре Казан метрополитенының 17 километрдан артык тоннелен юдылар. Соңгы ике атнадагы эш нәтиҗәләре белән предприятиенең матбугат хезмәте уртаклашты.
"Дубравная" станциясеннән «Кәҗә бистәсе»нә кадәрге участокта 9,7 километрдан артык тоннель һәм «Авиатөзелеш» станциясеннән «Яшьлек»станциясенә кадәр 2,6 километрдан артык тоннель чистартылган.
Шулай ук «Авиатөзелеш», «Әмәт», «Г.Тукай мәйданы» һәм «Сукно бистәсе» станцияләрендә 3,8 мең квадрат метр юл стеналары һәм лотоклары чистартылган, «Әмәт» – «Сукно бистәсе»нең 800 метр арасы кулдан эшкәртелгән.
Моннан тыш, предприятие хезмәткәрләре бу вакыт эчендә 53 ишекне ремонтлаганнар, «Әмәт» станциясенең керү төркемендәге 33 идән плиткасын алыштырганнар. Хәзер алар станция янындагы территорияләрдән кар җыюны һәм чыгаруны дәвам итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia