Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

«Алтын алмалар турында әкият» паблик-арт программасы экскурсиягә чакыра

Бу ял көннәрендә кайсы экскурсияне сайлыйсыз, төшкеме, кичкеме? Ә күптән түгел «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы экспертлары командасы кыр экскурсиясеннән әйләнеп кайтты һәм үз тикшеренүләренең нәтиҗәләре белән уртаклаша, шулай ук проектта яңа юнәлешне анонслый. 

22 август - 16:00

Әкиятләр буенча гид Лилия Симонова әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен түләүсез экскурсия үткәрәчәк. "Без Төзүчеләр проспектында урнашкан "Әлифба"ның барлык эшләре буенча узачакбыз һәм Иран рәссамы Мәһди Гадьянлуның "Күкне реконструкцияләү" рәсеме дә шул исәптән, һәм якташыбыз Дамир Бозикның "Ай Һәм Кояш" муралы янында экскурсияне төгәлләячәкбез", — дип сөйли үзенең маршруты турында Лилия. Бигәш урамында,  Агостино Иакурчиның "Биш чәйнек"муралы янында очрашабыз. Сылтама буенча @almetpublicart тасвирламада теркәлергә мөмкин. 

23 август - 17:00

Әкиятләр буенча Гид Альбина Нургалиева «Нокта» һәм «Кояшлы факел» лазерлы медиа-инсталляциясен иң матур вакытта - кояш баеганда күрсәтү өчен, паблик — арт программасы эшләре буенча кичке сәфәр уздырачак. Маршрутның башы Испан рәссамы Ракель Родриго чигүе һәм Петербург рәссамы Павел Игнатьевның «Бу гаҗәеп урманда» скульптурасын колачлаячак. Очрашу урыны: Ленин урамы, 32, «Бу гаҗәеп урманда» скульптурасы янында. Сылтама буенча @almetpublicart тасвирламада теркәлергә мөмкин. 

Белешмә: 
"Алтын алмалар турында әкиятләр" - стрит-артны тикшерү институты тарафыннан Әлмәт шәһәрендә, Татарстан Республикасында "Татнефть" компаниясе инициативасы буенча тормышка ашырыла торган биш еллык паблик-арт программа. Проект нефть төбәге тарихы һәм аның халкы турындагы эпос булып тора, ул шәһәр диварларына күчерелгән һәм гомуми велосипед маршруты белән бара, төрле илләрдән чакырылган экспертлар һәм рәссамнар төркеме катнашында гамәлгә ашырыла. Рәссамнар төшергән барлык тарихлар Әлмәт районында җыелган яки Татарстанның гомуми мәдәни-тарихи мирасы фрагментларыннан гыйбарәт. 

Проектның инициаторы һәм идеологы - "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов.
goldenapples@streetartinstitute.com 

«Алтын алма турында әкиятләр» программасының паблик-арт экспертлары командасы кыр экскурсиясеннән әйләнеп кайтты һәм үз тикшеренүләренең нәтиҗәләре белән уртаклаша, шулай ук проектта яңа юнәлешне анонслый. Кыр экскурсиясеннән фото әлеге сылтама буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса