Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә Татарстан Республикасы көнен ничек билгеләп үтәчәкләр?

30 августта бәйрәм дүрт мәйданчыкта узачак.

11.00 сәгатьтә балалар-яшүсмерләр спорт үзәгендә «Бөркетләр белән бергә» спорт-күңел ачу программасы башлана. Монда кунакларны 15.00 сәгатькә кадәр көтәләр. Шулай ук 11.00 сәгатьтә Әлмәт картиналар галереясендә «XXI гасыр тылсымчысының төшләре» автор курчаклары күргәзмәсе ачыла.

12.00 сәгатьтә яшьләр үзәге янында программа башлана. Биредә концерт, яшүсмерләргә беренче паспортлар һәм булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыру планлаштырылган. Бәйрәм кунакларын шашка буенча беренчелек, интерактивлар, мастер-класслар һәм халык һөнәрләре ярминкәсе көтә. Мәйданчык шәһәр халкын 16.00 сәгатькә кадәр көтәчәк.

19.00 сәгатьтә шәһәр паркында бәйрәм концерты башлана. Анда ТР атказанган артисты Винарис Ильегет катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса