Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Нәни әлмәтлеләрне балалар өчен уздырылучы "Алтын алмалар турында әкиятләр" паблик-арт программасы объектлары буенча экскурсиягә чакыралар

Бу шимбәдә, 19 июньдә, Әлмәттә балалар өчен "Алтын алмалар турында әкиятләр" дигән паблик-арт программасы объектлары буенча түләүсез экскурсия узачак.

Әкиятләр буенча гид Зөлфия Хәйбуллина  кечкенә әлмәтлеләрне һәм кунакларны "Герой юлы" маршруты белән таныштырачак. Сәяхәт "Госпожа Гусыня: традиция и свобода" муралы янында башланачак һәм "Ак Бүре"  янында тәмамланачак. Оештыручылар тарафыннан практик өлеш дә планлаштырылган - балалар мураллар өчен эскизлар ясарга өйрәнәчәкләр.


Гид чарада катнашучыларны 19 июньдә 13:00 сәгатьтә Герцен урамындагы 90 нчы йорт янында ("Госпожа Гусыня: традиция и свобода" муралы) көтәчәк.

Чара 1 сәгать дәвам итәчәк.

Сылтама буенча теркәлү мөһим.

 

 

"Алтын алмалар турында әкиятләр" Әлмәттә тормышка ашырылучы биш еллык паблик-арт программа. Проект "Татнефть" компаниясе инициативасы буенча тормышка ашырыла һәм стрит-артны тикшерү институты (Санкт-Петербург) тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Проект нефть төбәге тарихы һәм аның халкы турында гомуми маршрут белән тоташтырылган стенага күчерелгән эпос булып тора. Рәссамнар иллюстрацияләгән барлык эшләр, хезмәтләр Әлмәт районында җыелган яки Татарстанның гомуми мәдәни-тарихи мирасы фрагментларыннан гыйбарәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса