Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә аккошны коткардылар

Әлмәт коткаручылары бәлагә тарыган аккошка ярдәмгә килде.

Узган ялларда әлмәтлеләр шарлавыклы буаларда яшәүче ике пар аккошның берсе бәлагә таруын күреп ала. Баксаң, аккошның бугазына балык тота торган кармак җебе белән ыргак эләгеп калган икән. Социаль челтәрдән бу хакта белеп алган кешеләр борчылып коткаручыларга шалтырата. Экология департаменты белгечләре хәбәр итүенә караганда, операция уңышлы тәмамланган. Ветеринария белгечләре оператив эш итеп аккошны коткарган. Экология департаменты бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан әлмәтлеләргә аккошларга ипи ашатмаска һәм буаларда балык тотмаска киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса