Әлмәт районында кеше югалган
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районында кеше югалган

Аның кайда икәнлеге 21 декабрьдән билгеле түгел.

Әлмәт районында кеше югалды. 46 яшьлек Юрий Сәлимҗановның кайда икәнлеге 21 декабрьдән билгеле түгел. Ир-ат Иске Суркино авылында югала.

Ул 160 см озынлыкта, гәүдә төзелеше уртача,  чәчләре саргылт, күзләр коңгырт. Ул зәңгәр ветровкадан, зәңгәр джинсыдан, баулы кара сапогилардан һәм  кара башлык кигән.

Мәгълүматны 8 (800) 700-54-20 яки 112 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин!