Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда ит һәм сөт арзанайды, яшелчәләрнең бәясе артты

5-12 декабрьдә Татарстанда ит һәм сөт продукциясенең бәясе төшкән, яшелчәләрнеке кыйммәтләнгән.

Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Бу атнада каймак, сыр һәм балалар ит консервалары арзанайган. Шулай итеп, каймакның килограммының бәясе 211 сумнан 208 сумга, сыр 654 сумнан 645 сумга, ә балалар өчен ит консервалары 320 сумнан 306 сумга төшкән.

Моннан тыш, дуңгыз (278 сумга кадәр), тавык (154 сумга кадәр), сарык (570 сумга кадәр) итләренең килограммы бер сумга төшкән. Шулай ук сөтнең литры да 87 сумга кадәр, пешкән колбаса бәясенең килограммы да 400 сумга кадәр арзанайган.

Шушы атнада кыяр, помидор һәм чөгендер кыйммәтләнгән. Кыярның бәясе 8 процентка арткан, хәзер 1 килограмм кыяр өчен 141 сум түләргә кирәк. Ә помидор һәм чөгендер 3 процентка арткан. Хәзер помидорның бер килограммы 123 сум, чөгендер 28 сум булган.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса