Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Белеп тору мөһим

Әлмәт җирлегендә гражданнар оборонасы чаралары да тормышка ашырыла башлады.

Башкарма комитетта район башлыгы Тимур Нагуманов катнашында гражданнар оборонасы штабы утырышы булып узды. Утырышта барлык гражданнар оборонасы системаларының әзер-леген тикшерү һәм кирәк булганда өстәмә чаралар күрү мәсьәләсе каралды.

Чыннан да, гражданнар оборонасы системасы турында күпләр хәбәрдар түгел. Бу уңайдан халыкка мәгълүмат җиткерү бик кирәк. Шәһәр халкы азмы-күпме дәрәҗәдә хәбәрдар булса, авылда яшәүчеләргә гадәттән тыш вакыйгалар килеп чыккан очракта нишләргә тиешлеге турында ачык кына аңлатма бирүче юк. Шәхси йортта яшәүчеләр үз куркынычсызлыгын үзләре кайгыртырга тиеш, дип аңларга гына кала. Шәһәрдә исә ре-гиональ системага керә торган муниципаль хәбәр итү системасы бар. Гражданнар оборонасы сигналлары «Игътибар! Барыгызга!» кисәтү сигналлары бирү белән җиткерелә, ул сиреналар, гудоклар һәм телдән мәгълүматны тавышлы элемтә аша хәбәр итүне дә күздә тота. 

Халыкны гадәттән тыш хәлләрдән сак-лау һәм штаттан тыш хәлләр вакытында оператив чаралар күрү - бик җаваплы бурыч. Шуңа күрә дә гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта иң беренче чиратта халыкны урнаштыру өчен күпфатирлы торак йортларның подвал биналарын тиешенчә әзерләү дә зарур.

Әлеге уңайдан Үсеш департаментына идарәче компанияләр белән берлектә подвалларны карап, аларның торышын тикшереп чыгарга дигән күрсәтмә бирелде. Хәвеф-хәтәрдән саклану урынын һәрберебез белеп торырга тиеш.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса