Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Алар язмышы үзе бер тарих

Дөньялар бертөрле генә бармый. Үзгәрә, көн дә хәрәкәттә. Авырлыгы, рәхәте чиратлап йөри. Буыннар алмашына, ә тарих кабатлана.

Өлкән буын тормышның ачысын-төчесен күреп, бар нәрсәгә сабыр итеп яшәргә өйрәнгән, үзендә рухи ныклык, көч булдырган. Андый-ларның сафы көннән-көн сирәгәя бара. Бүгенге язма герое шундыйларның берсе.

Гайшә апа Минһаҗева 1927 елның 19 октябрендә Кичүчат авылында туа. Сугыш чоры балалары күргән бөтен авырлыкны үз җилкәсендә кичерә. Ачлык-ялангачлык, юксыллык.

Олы абыйсы Нурияздан 17 яшендә фронтка киткәннән соң, гаиләдә ул олы бала булып кала. Олыгаеп килүче әти-әнигә төп терәк, ярдәмче була. Өлкәннәрдән калышмыйча төн утырып алар белән беррәттән фронттагыларга җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли. «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» дип, бала булсалар да, колхоз эшенә йөриләр. Кечкенә генә буйлы, ябык гәүдәле Гайшә дә сарык көтүе көтә. Аннан, колхозчылар җыелышында ул үзен сыер саварга куюларын сорый. Бераз тамак туяр дигәндер бәлки. Шулай итеп, сыерлар арасыннан буе да күренмәгән кызны савымчы итеп күчерәләр. Үсмер кыз Гайшәнең бармаклары шешенә. Һәр кич сыер савып кайткач, авыртудан елап кулларын кая куярга белми интегә бала. Әнисе, йөрәге сыкрап, кызның авырткан бармакларын төрле үлән парларына тыгып тора, сызлауларын басарга тырыша.

«Кайда гына бармый, ни-ләр күрми ир егеткәй белән ат башы» дип җырласалар да, ул чорда хатын-кызларыбыз да ирләрдән ким хезмәт куймыйлар. Бераздан Гайшәне Иваново өлкәсенә торф чыгару эшенә җибәрәләр. Чөнки илебезгә ягулык кирәк. Салкын сазлыкларда эшләү, әлбәттә, җиңелләрдән булмый. Ләкин читтә бер-берләренә терәк булган татар кызлары анда да бирешмиләр. Урыс авылларындагы марҗа апаңнар да өйләреннән читтә авыр эшләрдә тилмергән, уңган, чиста татар кызларына үз итеп карыйлар, ярдәм итәләр. Фатирда торган татар кызлары белән булган ризык-ларын бүлешәләр. Тырыш Гайшә шактый гына акча эшләп, үзенә бирнәлекләр дә алып кайта.

1954 елда Гайшә Мәүлетбай кызы Лениногорск районы Алтай поселогы егете Шамил белән язмышын бәйли. Бер-бер артлы гаиләдә биш бала туа. Тик авыл әкренләп бетүгә йөз тоткач, 1973 елда гаилә чирәм җирләрне үз-ләштерергә, Казахстанның Кустанай өлкәсенә күчеп китә. Яшьтән эшләп үскән Гайшә монда да сынатмый, төзелештә эшли.

Язмыш сынавы дәвам итә. Гаилә 1998 елда туган якка кайта. Бүген, үзенең 95 яшен билгеләп үткән көннәрдә, Гайшә Мәүлетбай кызы Минһаҗева балалары тәрбиясендә яши. Без аңа тыныч, бәхетле картлык телибез.

Халисә Каюмова,
ветераннар советы рәисе
Кичүчат авылы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса