Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Электр энергиясен исәпкә алу мөһим!

«Челтәр компаниясе» АҖ филиалы булган Әлмәт электр челтәре электр энергиясен югалтуларны, исәпкә алынмаган энергия куллануны киметү, челтәрләргә рөхсәтсез тоташу очрак-ларын ачыклау буенча максатчан эшчәнлек алып бара.

Предприятиенең хезмәт күрсәтүләрне га-мәлгә ашыру төркеме хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә торган рейдлар барышында ТР Әлмәт, Азнакай, Сарман һәм Мөслим муниципаль районнары территориясендә, технологик кушылуга һәм электр белән тәэмин итүгә килешүләр төземичә, «Чел-тәр компаниясе» АҖ электр челтәренә үз белдеклегең белән тоташу, шулай ук төрле юллар белән һәм исәпкә алу приборын чит-ләтеп үтеп электр энергиясен урлау фактлары ачык-лана тора.

Килешү йөкләмәләрен бозганда тиешле актлар төзелә, атап әйткәндә:

lкулланучының катнашыннан башка исәпкә алу приборы төзек булмаганда (абонент тарафыннан хисап чоры дәвамында төзексезлек турында хәбәр ителмәгән очракта);

lэлектр энергиясен исәпкә алуны хисаплау приборын тоташтыру схемасы үзгәртелгәндә;

l исәпкә алу приборына  белә торып зыян ки-терелгәндә;

l электр кабул итү җай-ланмалары исәпкә алу приборын әйләнеп узып тоташтырылганда;

lпломбалар өзелгәндә һәм аларга башка төрле зыян китерелгәндә;

lкулланучы тарафыннан электр энергиясен исәпкә алу приборлары күрсәткечләре бозылуга китерерлек итеп исәпкә алу приборларын эксплу-атацияләү шартлары бозылганда;

lкешеләр электр энергиясен үз белдеклеге белән тоташтырганда һәм файдаланганда,   шул  исәптән «Татэнергосбыт» АҖ алдындагы бурычын түләмә-гән өчен челтәрдән өзгән очракта.

Әйтик, агымдагы елның  7 аенда тикшерүләр барышында Әлмәт электр челтәрендә физик һәм юридик затлар тарафыннан электр энергиясен куллануны исәпкә алмауның 38 факты ачыкланды. Бу  - 103558 кВт/сәг. дигән сүз.

Электр энергиясен хисапсыз куллануны кисәтү буенча тәкъдимнәр:

lисәпкә алу прибо-рының (булдыра алган кадәр) физик яктан ышанычлы саклануын тәэмин итәргә һәм чит кешеләрнең аңа кагылу мөмкинлеген чикләргә. Әлеге приборлар кулланучының үз би-ләмәләреннән читтә булганда бу аеруча мөһим;

lисәпкә алу приборларын техник хезмәт күрсәтү графигы буенча мәҗбүри  еллык тикшертүне үтәргә.

Һәм ахырдан шуны әйтә-се килә: башкалар хисабына электр энергиясендә экономия ясарга теләгән кулланучылар ахыр чиктә үзләренә үк зыян салуларын аңлаячаклар. Электр челтәренә законсыз тоташу мондый тоташу урыны янында электр энергиясенең сыйфаты сизелерлек начараюга ките-рергә мөмкин. Шуны да онытмагыз: электр энергиясе - ул сыйфаты энергия белән тәэмин итүче оешмага гына түгел, ә һәр кулланучыга да бәйле товар. Ә теләсә нинди законга каршы гамәл иртәме-соңмы барыбер ачыкланачак һәм электр куллану законлы рәвештә башкарылганга караганда шактый күбрәк түләргә туры киләчәк.

Шунысын да искәртеп үтәбез, «Челтәр компаниясе» АҖ эшчәнлегенә кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча мәгълүматны сез бердәм кон-такт-үзәккә 8-800-2000-878 телефоны буенча шалтыратып, яки www.gridcom-rt.ru сайтында ала аласыз.

 

 

Барлык кулланучылар игътибарына!

Электр энергиясе күзгә күренми, аның төсе дә, исе дә юк. Шулай да электр белән саксыз һәм үз белдеклегең белән эш итү тормышыгызны, сәламәтлегегезне куркыныч астына куя, мал-мөлкәтегезгә зыян китерә ала. Үз белдеклегең белән тоташу тагын шунысы белән дә куркыныч, ул янгын чыгуга, имгәнүләргә һәм хәтта кешеләрнең гомере өзелүгә китерергә мөмкин. Рөхсәтсез тоташулар намуслы кулланучылар өчен электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм сыйфатын киметә. Электр челтәренә үз белдеклегең белән тоташу фактлары ачык-ланганда андый очраклар турында 8-800-2000-878 телефоны аша хәбәр итүегезне үтенәбез.
 

 

«Челтәр компаниясе» АҖ   филиалы Әлмәт электр челтәренең исәпкә алу  системалары һәм техник аудит бүлеге инженеры Анастасия Михайловна Мәхмүтова

 

Реклама хокукында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса