Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Исән-сау кайтканыгызны көтәбез

Әлмәтлеләр махсус операциягә юлланучыларны озаттылар.

Иртәнге сәгать 7 тулып үтүгә «Нефтьче» Мәдәният сарае янына төркем-төркем халык җыела башлады. Әлеге мәйданда ишетергә күнеккән шат авазлар гына юк. Хәрби комиссариатта әйтелгән вакытка зур юл сумкалары күтәргән ир-егетләр, аларны озата килүче хатыннары, әти-әниләре, туганнары, дуслары белән мәйдан тулды. Һәркем дулкынлана. Ни әйтсәң дә, бу - сугышны экраннардан гына карау түгел. Егетләрнең йөзләре җитди. Шулай да елмаерга-көләргә үзләрендә көч табалар. Хатыннары ирләреннән аерыласы кил-мичә билләреннән кочак-лаган, әти-әниләре исә, сабырлыкларын бер йодрыкка төйнәп, Ходайга ялвара.

Китүчеләргә теркәлү өчен Мәдәният сараена керергә дигән боерык яңгырады. Шәһәр өстенә тантаналы музыка агылды. Әзмәвердәй егетләрнең башлары сөй-гәннәренә, әниләренә иелде. Ашыга-ашыга нидер пышылдыйлар, кочаклашалар, елашалар. Әтиләр, абыйлар ирләрчә үз киңәшләрен бирә, нык булырга чакыралар. Запастагы хәрбиләр боерыкка буйсынырга тиеш. Хисләрен яшерергә тырышып, егетләр теркәлү һәм инструктаж узарга Мәдәният сараена кереп киттеләр. Әйтүләренчә, китүчеләргә анда хөкүмәтебез вәгъдә иткән акчаны күчерү өчен банк карталары биргәннәр һәм башка документларын рәсмиләштергәннәр.

Заман үзгәрде, тормыш агымы башка юнәлешкә күчте. Әбиләребез, әнилә-ребез күргән сугыш афәте безнең буынга да килеп кагылды. Моңа кадәр бирешмәдек, җиңелмәдек, монысында да сынатмабыз, дип,  озатучылар үз-үзләрен юаталар.

Сәгать 9. Оркестр марш уйный башлауга ишектә китүче солдатлар күренде. Алар инде күптән ант биргәннәр. «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда якташларыбызны алып китүче автобуслар, озатырга килүчеләр, район һәм хәрби комиссариат җитәкчелеге. Район башлыгы Тимур Нагуманов егетләргә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

- Тиз арада барыгыз белән очрашып бәйрәм итәргә язсын. Бүгенге күз яшьләре бары тик шатлык яшьләренә генә әверелсен! - диде ул үзенең кыска гына чыгышында.

«Улым, балам» дип тешен кысып сабыр итәргә азапланган әти-әниләренә, «әти, китмә» дип елаган сабыйларына сагыш катыш елмаюлы карашларын төбәп егетләр юлга кузгалдылар. 

 

Исән йөреп, сау кайтырга язсын сезгә! Әниләрегезнең изге догасы                    саклап йөртсен. Тиз арада дөньялар тынычланып, исән-имин күрешергә язсын!

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса