Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»

Балаларны мәктәпкә әзерләү чоры ата-ана өчен җаваплы һәм шул ук вакытта шактый зур чыгымнар сорый торган вакыт.

Арабызда төрле гаиләләр яши. Шулар арасында ярдәмгә мохтаҗ, ишле балалы һәм тулы булмаганнары да байтак. Белем көнендә һәр баланың өр-яңа форма киясе, мәктәпкә матур букча тотып барасы килә. Инде дистә елдан артык уздырылып килүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе сабыйларның әлеге хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Быел Әлмәт районында 3000 нән артык бала беренче сыйныфка барачак. Шуларның 150 се мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында оештырылган чара 17 август көнне «Саулык» паркында узды. Биредә башкарма комитет, мәгариф идарәсе, яшьләр оешмалары, социаль яклау идарәсе, депутатлар корпусы вәкилләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары, уку әсбаплары тапшырдылар.

Акция дәвам итә. Әлеге изге гамәлдә теләге булган һәркем катнашып, нәни әлмәтлеләрне бәхетле итә ала.

 

Акциягә кушылырга теләге булган кешеләр                                              gotovpomoch2022@mail.ru электрон почтасына «Ярдәм итәргә әзер» дигән хәбәр юллый алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса