Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Халитова Тамара Сөләйман кызы

76 нчы яше белән барган-да Татарстан Республикасы-ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, Әлмәт татар дәүләт драма театрының элеккеге директоры Тамара Сөләйман кызы Халитованың йөрәге тибүдән туктады.

Ул искиткеч яхшы җитәкче, игътибарлы һәм ярдәмчел кеше иде.

Тамара Халитова 1947 елның 7 апрелендә Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында дөньяга килә. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1966-1980 елларда Сарман район халык мәгарифе бүлегендә математика укытучысы булып эшли, 1980-1981 елларда Әлмәт район халык мәгарифе бүлегендә математика укытучысы була.

1981-1992 елларда - Әлмәтнең «Радиоприбор» заводында инженер, кадрлар бүлеге начальнигы.

1992 елдан мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. 1992-1993 елларда Әлмәт шәһәр үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, 1993-1995 елларда Әлмәт шәһәре мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары була.

1995 елдан алып 2002 елга кадәр Тамара Сөләймановна Халитова Әлмәт татар дәүләт драма театрын җитәкләде.

Гаять дәрәҗәдә зур, фидакарь хезмәте, җанын-тәнен биреп эшләве аның кеше-ләрдә сирәк була торган осталык белән һәркемгә шәхси якын килү юлларын таба белүендә дә, шулай ук аннан башка беркайчан да тормышка ашырылмаслык проектларда да чагылыш тапты. Аның өчен хәл ителми торган мәсьәләләр юк иде. Ничек кенә авыр, ничек кенә катлаулы булмасын, ул башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү өчен һәрвакытта да үзендә көч тапты, шул ук вакытта сыйфатлы нәтиҗәгә дә ирешергә омтылды. Директор буларак, аның тырыш, максатчан эшчәнлеге театрның Татарстан Республикасы киңлекләрендә дә, аннан читтә дә гастрольләрдә йөрүенә, татар классигы Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» спектакле белән беренче тапкыр чит илгә - Каһирәдә узган XI Халыкара эксперименталь театрлар фестиваленә чыгуына китерде. Тамара Халитова театрда эшләмәде - ул театр белән яшәде. Аның күңеле, җаны гел театрда булды. Ул кешеләрне дә, вәзгыятьне дә, сәнгатьне дә бердәй дәрәҗәдә аңлый һәм тоя белде.

Тамара Сөләйман кызы Халитованың туганнары, якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләренең авыр кайгысын ур-таклашабыз. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Т.Д. Нагуманов, М.Н. Гыйрфанов, А.М. Каюмов, А.Р. Исхаков, Р.Е. ӘфлӘтунова,                 С.В. Лаптева, Э.Ә. Хәсәнова, Ф.Б. Исмәгыйлева, Г.М. Хәйруллина, И.Г. Тарханов, Р.Ф. Вәлиев, Г.А. Пайдуллина, В.И. Яшанин, Л.Р. Старшинина, М.Н. Туйкин,                      Л.С. Имаева, А. Имаев,  А.А. Горнышева һ.б.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса