Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ата-аналар колагына

Игътибар үзәгендә - бала!

Сабыйларның караучысыз калуы еш кына аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Белгәнебезчә, балалар травматизмы очраклары җәй айларына аеруча күп туры килә. Әлбәттә, һәлакәттән беркем дә хали түгел, әмма саклык чаралары турында онытырга ярамый.

Перинаталь үзәкле Әлмәт шәһәр балалар хастаханәсенең балалар хирургиясе бүлеге мөдире Кирилл Булатов район башлыгы Тимур Нагумановның туры эфирында балалар белән бәйле бәхетсезлек очракларын ничек булдырмый калу турында сөйләде.

Тәрәзәдән егылып төшү кече яшьтәге балалар үлеменең төп сәбәпләреннән берсе булып тора. Кирилл Булатов сүзләренчә, егылу очракларының күбесе ата-аналар балаларын караучысыз калдырганда килеп чыга. Еш кына москит челтәре фаҗигаләргә этәр-геч кенә, чөнки бала аның артында үзен куркынычсыз хис итә һәм таянып егыла.

Бала тәрәзә төбенә менә алмасын өчен, яныннан барлык җиһазларны да алып куярга кирәк, дип билгеләп үтте табиб. Тәрәзәләргә махсус йозак урнаштыру да зарур.

Шулай ук Кирилл Булатов җәйге чорда балаларны кояшта пешүдән ничек сакларга кирәклеге турында әйтеп узды. Балаларның тән тиресе кояш йогынтысына ныграк бирелә. Нәтиҗәдә, балалар 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә тән җәрәхәтләре алалар. «Профилактика бер генә - кояш нурларыннан максималь рәвештә каплану, кояшка каршы кремнар куллану һәм 12 дән кичке дүрткә кадәр кояш астында йөрмәү», - диде ул.

Көннәр эсселәнә барган саен талпаннар да ак-тивлаша. Табиб билгеләп үткәнчә, тәнгә кадалган талпан тапсагыз, якындагы шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә ашыгыгыз. Белгеч талпанны профессиональ рәвештә, тәненә зыян китермичә һәм башын өз-мичә генә чыгарачак.

Гади куркынычсызлык чаралары һәм сезнең уяулыгыгыз балагызның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга  ярдәм итәр!

Резедә Шәмсуллина әзерләде

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса